31 гыйнвар көнне сәгать 11 Әсәй авылында чаңгы һәм массакүләм чанада шуулар оештырыла. Үзегез белән җылы спорт киемнәре һәм чаңгыларыгыз булу мөһим.
Шулай ук мәктәп балалары өчен Мәүлид аена багышланган "Мөхәммәд пәйгамбәр эзләре буенча" исемле уен-квест үткәрелә.
Оештыручылар: Азнакай мөхтәсибәтенең спорт бүлеге, Азнакай муниципаль районы яшьләр комитеты, Мөхтәсибәттәге мөселман хатын-кызлар «Иман» үзәге.
Шуулар тәмамлангач, барыгызны да кайнар ризык һәм чәй көтәчәк.
Кышкы табигатьтә гаиләләрегез белән ял итәргә рәхим итегез!
Азнакай мөхтәсибәте