Укытуның максаты – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     Сишәмбе көнне район советы бинасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһиржанов катнашында югары табышлы культураларны  җитештерү программасын гамәлгә ашыру буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары өчен укулар узды. Семинарлар барышында рапс, көнбагыш, ашлык кукурузы һәм соя үстерүнең икътисади нәтиҗәлелеге, аларны җитештерү технологияләре үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды. Укытуның максаты – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру, уңдырышлылыкны күтәрү исәбенә майлы культуралар һәм ашлык кукурузын җитештерүне арттыру.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International