Азнакайлылар онлайн ана телен өйрәнә

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Билгеле булганча, 2012 елдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча татар телен өйрәтү буенча республикабызда дистанцион «Ана теле» проекты тормышка ашырыла. Онлайн-мәктәбе бушлай һәм бик уңайлы, аңа дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан тәүлек дәвамында кереп була. Азнакай мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, узган елны әлеге проектта районыбыз мәктәпләреннән 68 укытучы hәм балалар бакчасыннан  106 тәрбияче катнашкан. Ул быел да дәвам итә. Шушы җайлы ысул белән туган телебезне өйрәнергә теләүчеләр Albina_rogers@mail.ru электрон почтасына  гыйнварның соңгы җомгасына кадәр үзләре турында мәгълүмат (исем-фамилияләре, социаль статуслары, телефон номерлары) җибәрә алалар. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International