«Ак калфак» алга бурычлар билгеләде

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

    Районда нинди генә чара узмасын, ак калфаклы гүзәл ханымнарны күрергә була. Милли аш-су, кул эшләре күргәзмәләре белән алар һәрчак игътибарны тартып торалар.

   Борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләребезне яңартуда, халыкка җиткерүдә “Ак” калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының роле зур. Чираттагы утырышларында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да шул хакта белдерде. Бу игелекле эштә катнашырга теләүчеләр саны да артканнан-арта. Менә тагын ак калфакчылар өч әгъзага артты.

   Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев узган очрашуда да оешманың эшчәнлегенә уңай бәяр биргән иде. Бу юлы да:

– Сез якыннарыгыздан кала илнең мәшәкатьләрен дә үз өстегезгә аласыз, халык өчен, телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне торгызу өчен яшисез. Моның өчен зур көч кирәк, – диде һәм уңышлар теләде.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева яңа елда алга куелган бурычлар белән таныштырды. Башкарылган эшләр белән рәттән әле хәл итәселәре дә шактый. Ак калфаклылар урам исемнәренең дөрес язылышын тикшерү, мәктәпләрдә гадәти кыңгырау тавышы урынына классик көйләр яңгырату, балалар бакчаларында “Бишек җырлары” проектын дәвам итү, туган нигезне саклау, югалган авылларны барлау, “Пар канатлар” клубы эшчәнлеген активлаштыру кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International