Шәйдуллин Ильмир Нашәт улы Вахитов авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1985 елда Азнакай шәһәрендә туган, югары белемле, Икътисад, хокук һәм идарә итү, Мәскәү социаль-гуманитар институтларын тәмамлаган, юриспруденция һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы белгечлекләренә ия, әлегә кадәр Җиңү бистәсе гомумбелем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән.
Гаиләле, малай үстерәләр.