Иң яхшы бизәлгән яңа ел чыршысы – Азнакай районы Актүбә бистәсендә

2016 елның 5 феврале, җомга

   Актүбәлеләр елның-елында төрле бәйгеләрдә призлы урыннарны алып киләләр. Әле менә шушы көннәрдә янә бер җиңү яуладылар: “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” бәйгесендә “Көньяк-көнчыгыш зонасы торак пунктлары арасында иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” номинациясендә беренче урынны яулап, саллы премиягә ия булдылар. Котлыйбыз! Актүбәлеләргә алга таба да яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз. 

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International