Югары уку йортлары студентлары кышкы сессияләрен тәмамлап, каникулга кайттылар. Чит шәһәрләрдә аларны туган йортлары гына түгел, белем алган мәктәпләре, сыйныфташлары, укытучылары да сагындыра. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә оештырыла торган очрашу кичәләренә ашкынып киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Югары сыйныф укучылары өчен дә һөнәри юнәлеш бирүдә мондый чараның файдасы зур. Бердәм очрашу көне кысаларында 5 февральдә студентлар өчен кичке 17.00 Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Еллар уза” дигән бәйрәм үтәчәк. Аннан соң үз “карлыгачларын” белем учаклары җыя.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html