Очрашу кичәсе

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

5 февраль көнне мәктәптә мәгариф ветераннары, мәктәп укытучылары һәм Азнакай 1-нче мәктәбен төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә төрле тармакларда эшләүче һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәдә чыгарылыш укучылары һәм мөгаллимнәр үзара серләшеп, мәктәпнең 100 еллыгына очрашырга сүз куештылар. Кичә барышында директор Муллагалеева Г.И. мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп торучы Җиһангировлар гаиләсенә, Нурия Касим кызына, Гарипова Ландыш Наил кызына, Җиһангиров Илдар Ансар улына, Кротов Владимир Алексей улына, Хуснуллин Илдар Мөдәрис улына тирән рәхмәтен белдерде. Бәйрәм мәктәп буенча экскурсия, күңелле биюләр һәм чәй табыны артында югары рухта тәмамланды.

 

Азнакай шәһәренең 1нче мәктәп сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International