Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку йортлары ярминкәсе оештыра

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

     Мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының алга табу уку йортын, булачак һөнәрен сайлап уйланган чаклары. Монда аларга ел дәвамында мәшгульлек үзәге дә ярдәм күрсәтеп, киңәшләре белән уртаклашып тора. 18 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Лениногорск политехник көллиятендә үзәк чираттагы “Белем. Карьера – 2016” уку йортлары ярминкәсе оештыра.  9, 10, 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренә Татарстанның уку йортлары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.  

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International