Азнакай командасы кышкы спартакиадада сынатмады

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

    Балык Бистәсе районында узган мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасында Азнакай командасы үз төркемендәге 25 муниципаль район арасыннан дүртенче урынга чыкты. Ә мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова 1 чакрым аралыктагы чаңгы ярышында өченче урынга лаек булды. Ел саен үткәрелә торган спартакиадада районыбыз педагоглары актив катнаша һәм һәрчак призлы урыннар алып килә.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International