Азнакай нефтьчеләренә яңа йорттан ачкычлар тапшырылды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

     Азнакайның көнчыгыш микрорайонында социаль ипотека программасы буенча нефть тармагында эшләүчеләргә атап төзелгән 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Беречеләрдән булып фатир ачкычларын “Азнакайнефть” идарәсе хезмәткәрләре алды.

    Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев катнаштылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International