Мәктәпне инде тәмамлап, студент тормышы белән яшәгән кызлар, егетләр 5 февраль көнне мәктәп укучылары белән очрашуга килделәр. Мәҗлескә шулай ук Кәкре Елга мәктәбен куптән бетереп чыккан, узләренең студент чорларын хәзер бары тик фотосурәтләр аша гына искә ала торган олы яшьтәге дөнья кургән абый-апалар чакырылган иде.
Очрашу кичәсе-алга максат куярга этәруче куркәм традицион бәйрәм булганга, аны көтеп алабыз.
Кичә дәвамында студентлар, бу тормышта узләренең урыннарын тапкан өлкәннәр һәм булачак студентлар (бусы- без ) арасында кызыклы, тәрбияви әңгәмә алып барылды. Килгән кунаклар безгә студент тормышың нечкәлекләрен аңлаттылар, киңәшләр бирделәр.
“Тырышкан табар – ташка кадак кагар” мәкале бәйрәм барышында еш яңгырады. Мин шуны төшендем: әгәр син хыялыңны чынга ашырырга теләсәң, узеңә ошаган профессия алырга өметләнсәң, бар көчеңне куеп укырга тиеш, башкача булмый. Әлеге фикерне яшь егет-кызлар да, өлкән абый-апалар да кат-кат кабатладылар.
“Урнашып укый башлагач, елаган чаклар да булды, “ – дипсөйләделәр студентлар. Бер яктан,ничектер, шикләндерде, ихтыярсыз, шулкадәр авырмы икән дип уйлый башлыйсың, ә аннары бу хис басыла. Менә бит алар бары тик “5” һәм “4” билгеләренә генә укыйлар икән, бездә тырышачакбыз. Алдыңда шундый урнәк студентлар торганда, ничек инде аларга иярмисең?!
Автор: Кәкре Елга мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Баһауов Ильяс