Яр Чаллы шәһәрендә “Җиде нота” VI республика конкурсы узды. Анда төрле шәһәрләрдән 40 тан артык яшь башкаручы катнашты. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйгедә призлы урыннар яуладылар. “Махсус фортепиано” номинациясе буенча Алина Сабирова, Диана Рәфыйкова – I дәрәҗә, Рамина Сабирова, Алсу Гарифуллина III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары – М.Муллина, В.Гыйләҗева). “Гомуми фортепиано” номинациясендә Әминә Рәхимова һәм Алсу Дәүләтгәрәева III дәрәҗә лауреат исемен алдылар (укытучылары – Н.Хәсәнова).
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html