Азнакай ветераннар советы – республикада җиңүче

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

    Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмалары советының быелгы беренче киңәшмәсе үтте. Анда  совет рәисе Хәбир Иштирәков республиканың район-шәһәр ветераннар оешмаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Алга таба планнар билгеләнде. Утырышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә игълан ителгән бәйгегә йомгак та ясалды. Конкурсның йомгаклау өлешенә жюри сайлап алган 18 эш тапшырылып, алар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр ветераннар оешмалары арасында беренче урынны безнең Азнакай районы ветераннар оешмасы яулады. Икенче урында – Алабуга һәм Нурлат, өченчедә – Буа һәм Түбән Кама районнары. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Афәрин, ветераннарыбыз! Сез янә үзегезнең һәрчак беренчеләр, иң активлар булуыгызны күрсәттегез! Котлыйбыз!

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International