Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә район семинары узды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

    19 нчы февраль көнне Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбе шәһәр һәм районыбызның татар теле һәм әдәбияты, рус теле, инглиз теле һәм башлангыч сыйныф укытучыларын үзенә җыйды. Халыкара туган тел көненә багышланган ”Телләр дуслыгы – илләр дуслыгы” дип исемләнгән семинарның беренче өлешендә укытучылар ачык дәресләр белән тәҗрибә уртаклашты. Интеграл дәресләр аша укучыларның дәрескә кызыксынучанлыгын арттыру,  дәресләрне җанлы, мавыктыргыч итү үрнәген күрсәттеләр. Бер дәрес кысаларында татар теле белән рус теле, рус теле белән  инглиз теле,  татар теле белән инглиз теле  дәресләре бер максатчан юнәлештә алып барылды. Бу дәресләр баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә, танып-белүчәнлекләрен арттыра.

    Семинарның икенче өлеше дә 3 телдә - татар, рус, инглиз телләрендә дәвам итте. Укучыларның дәресләрдән соң үткәрелгән түгәрәкләрдә, буш вакытларында әзерләгән театральләштерелгән күренешләр  карау белән дәвам итте. Кечкенә артистларыбыз төрле милләт язучыларының әсәрләреннән өзекләрне гаять зур осталык белән семинарга килгән кунакларыбыз хозурына җиткерде.

    Алга таба кунакларны Халыкара туган тел көненә багышланган “Телләр дуслыгы – илләр дуслыгы” дигән фестиваль каршы алды. Фестивальдә татар, рус, инглиз, казах, әрмән, таҗик, украин, немец, үзбәк, башкорт халкы телләрендә шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырап торды. Килгән кунаклар фестивальнең югары дәрәҗәдә һәм бик тә эчтәлекле булуын билгеләп, оештыручыларга, укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр

    Һәр халык үз Туган телен – татар - татар телен, рус - рус телен, башкорт - башкорт телен, казах - казах телен саф, чиста килеш саклап,  буыннан-буынга җиткерә алса иде.Халкыбызның күңел җәүһәрләрен югалтмасак иде. Ә бу - синең дә, минем дә, аның да изге бурычы булса иде! Семинарда катнашучылар шундый җылы теләкләр белән таралышты.

 

Роджерс Альбина Әгдәс кызы, Азнакай МР ның  милли белембирү буенча методист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International