Азнакай командасы полиатлон һәм ГТО буенча республика чемпионатында быел да беренчелекне яулады

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

    Казанда 18-19 февральдә узган полиатлон һәм ГТО буенча республика чемпионатында Азнакай командасы быел да беренчелекне яулады. Яшүсмерләр арасында Илназ Нуриев, 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында Мәннәф Хөҗҗәтов шулай ук шәхси зачета беренче урынга лаек булдылар. Команда составындагы Айгөл Хафизова – икенче, Илдар Нуриев өченче урынга чыктылар.  ДОСААФ клублары арасында Азнакай оборона спорт-техника җәмгыяте икенче урынны алды.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International