Азнакай ветераннарына кадер-хөрмәт

2016 елның 26 феврале, җомга

   Район җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннарын истәлекле даталар уңаеннан тәбрикләүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә генә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбәдә яшәүче сугыш яугире, 1 төркем инвалид Мөвагыйз ага Сабировны туган көне белән тәбрикләргә барды.

    Мөвәгыйз ага Кызыл Армия сафларына 1942 елның 27 апрелендә алына. Пулеметчы булып бик күп җирләрдә хезмәт итә, илебезгә Җиңү яулап туган якларына кайта. Озак еллар УТТда, аннары ЦКППНда оператор булып эшли. Раиса Ивановна белән ике ул үстерәләр,  кызганычка каршы, җәмәгате инде мәрхүм.

–Тормышымнан зарланмыйм, – ди ветеран. – Эш урынымнан да гел килеп, хәл белешеп торалар. Тик менә сихәтлек кенә үзен сиздерә – аяклар тыңламый башлады.

    Ул 5 онык, 3 оныкчыкның яраткан бабасы.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International