Азнакайның метематика укытучылары белем бирүнең сыйфатын яхшырту хакында киңәштеләр

2016 елның 26 феврале, җомга

   Азнакай 3 нче мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинар-практикумы узды. Анда катнашучылар башта 3 нче мәктәп укытучысы Әлфия Фәттахованың 6 нчы сыйныфта ачык дәресен карадылар, аннан гимназия укытучысы Альбина Гобәйдуллина мастер-класс бирде. Укытучылар бу дәресләргә анализ ясадылар, математика фәнен укытудагы проблемалар хакында сөйләштеләр. Шулай ук укучылар башлангыч звенодан төп звенога  күчкән чорда туган кыенлыклар хакында фикер алыштылар, математика укытучыларына түбән сыйныфлардагы дәресләрдә ешрак катнашырга кирәк дигән фикергә килделәр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International