Саклау – ышанычлы кулларда

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

       Азнакай нефтьчеләре өчен 25 февраль истәлекле выкыйга белән күңелләрдә калды, чөнки 24 нче янгын сүндерү бүлегенең аерым пост депо капкалары  капиталь ремонттан соң янәдән ачылды. Бәйрәмчә ачылу тантанасында  “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы  Марат Җәләтов һәм  федераль янгын сүндерү хезмәтенең икенче отряд башлыгы Фәрит Хөсәенов та катнашты. Азнакай нефтьчеләренә “Татнефть” ачык производство җәмгыяте җитәкчелеге һәм отряд башлыгы яңгыраткан рәхмәт сүзләре чын күңелдән әйтелде – бу көнне Азнакай  янгын сүндерүчеләре  күптәннән көтеп алды. Озак еллар янгын сүндерү депосы авария  хәлендә, янгын сүндерүчеләрнең рәхәтләнеп эшләрдәй шартлар да юк иде.  Янгын сүндерү һәм нефть объектларын янгыннан саклауда  булган олы  каршылык – үз вакытында  төгәл эшләгән янгын сүндерү техникалары картаюы. Шуның аркасында  да янгынга  вакытында килеп җитмәүгә сәбәп була. Ә бүгенге көндә аңа  алмашка яңа  янгын сүндерү  депосына  өр-яңа янгын сүндерүче автомобиль килде.

       Азнакай  24 нче янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының аерым посты “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе Актүбә участокларын гына  түгел, ә шартлау куркынычы булган Павловский  һәм Бирючевский резервуар паркларын да саклауны үз эченә алган. Өстәвенә 12 хуҗалыкка, Актүбә шәһәр тибындагы поселокка янгыннан саклап калу өчен көч түгә. Шуның өчен дә яңа янгын сүндерү депосы һәм  яңа  янгын сүндерүче автомобиль янгынга каршы  торуда зур ярдәм күрсәтәчәк. Алдагы көннәрдә нефтьчеләр дә, авыл хуҗалыгы да, Актүбәлеләр дә ышанычлы кулларда, янгын чыккан очракта  ярдәмне кайсы яктан  көтәргә кирәк икәнне төгәл беләләр.

 

Азнакай  24 нче янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International