Туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җырларны тыңлаганда күңелне әйтеп бетергесез горурлык биләп ала. Яшьләр үзәгендә узган “Хәтер-2016” патриотик җырлар фестиваль-конкурсында катнашучылар жюри һәм тамашачыларда бу бөек хисне кузгата алдылар.
- Әле бәйге яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм яңа талантлар ачу максатларында үткәрелә. Сәхнәдә коллективлар, дуэтлар һәм ялгыз башкаруда төрле еллардагы иң популяр җырлар яңгырады. Әти-бабалаларыбыз шуларны җырлап утка кергәннәр, илебезне дошманнардан азат иткәннәр. Без алар батырлыгын онытырга тиеш түгелбез, - ди жюри рәисе, Яшьләр үзәге директоры Миләүшә Минһаҗева.
Фестивальдә барлыгы 30 конкурсант катнашты. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html