Россия Хөкүмәтенең 2016 ел 4 февраль 65 нче карары нигезендә транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аның буенча таныклыкны алыштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Кыскача итеп әйтсәк, шәхси мәгълүматлар үзгәрсә (әйтик, кияүгә чыгып фамилия алыштырганда) , машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузып беткәндә яки әлеге документка зыян килгәндә, “права”ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук халыкара стандартларга туры килгән машина йөртү таныклыгын алганда да гамәлдә кала. Машина йөртүченең сәламәтлегендә транспорт белән идарә итүне тыйган үзгәрешләр булганда, “права” ны алыштырганда бу кагыйдәләр сакланмый. Әлеге карар закон көченә керде.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html