Тәмле дару

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

   Халык табиблары ютәл вакытында инжирдан ясалган сироп кулланырга киңәш итә: сигез данә инжирны ваклап турап, өстенә 250 грамм су агызырга һәм 20 минут пешерергә кирәк. Соңыннан җимешләрне алып, сиропка бераз гына су өстәп, шикәр, бер чәй кашыгы төелгән имбир һәм ярты лимон согы салып болгатабыз. Сиропны банкага агызып, һәр көнне 3-4 чәй кашыгы эчәбез. Балаларга 1-2 кашык та җитә. Әлеге сироп баланың аппетитын яхшырта.

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International