Интернетта тыелган мәгълүмат таратыла

2016 елның 1 марты, сишәмбе

     Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан  “Мәгълүмат, мәгълүмати  технологияләр һәм мәгълүматны  саклау турында” федераль  закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында  су, газ, электр энергиясен исәпләү приборларын туктатырга һәм башка законсыз тыкшынуларга  сәләтле  магнитларны сатучы  интернет-кибетләр ачыкланды.  Сайтларда урнаштырылган мондый  хәбәрләр  гражданнарны законсыз гамәлләргә тарта һәм ул тыелган мәгълүмат таратуга керә.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 интернет- битләрдә урнаштырылган  мондый мәгълүматны  ирекле таратуны тыелган дип  тану турында судка дәгъва гаризасы  җибәрелде. Ул каралу стадиясендә.

 

Азнакай шәһәр прокуратурасы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International