4 мартта Азнакайда йөзү буенча республика ярышлары узачак

2016 елның 1 марты, сишәмбе

    Азнакай чын-чынлап спорт шәһәрчегенә әверелеп бара. Районыбызда республика һәм илкүләм ярышлар шулай еш юкка гына оештырылмый: моның өчен заманча спорт корылмаларыбыз җитәрлек. Әле февраль азагында гына билбау буенча Бөтенроссия турниры узган иде. Бу көннәрдә йөзү буенча республика ярышларына төрле районнардан 600дән артык мәктәп укучыларын кабул итәргә җыенабыз. Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында уздырылучы бу ярышны ачу тантанасы “Чатыр-тау Арена” спорт комплексында  4 мартта 12.00 сәгатьтә булачак.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International