Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

     Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә узган музыка-теория дициплиналары буенча республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. “Музыкаль грамота” номинациясендә Азалия Имаметдинова (укытучысы Н.Смакова) II дәрәҗә, Айсылу Зиатдинова (укытучысы Р.Лебедева) – III дәрәҗә лауреат булдылар. «Композитор Г.В.Свиридов иҗаты буенча презентация» номинациясендә Равил Гәрәйшин (укытучысы Х.Гафарова) – II дәрәҗә, Айсылу Зиатдинова, Әмир Кашапов (укытучылары Р.Ледедева) III дәрәҗә лауреат исемен алдылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International