Язның беренче көнендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан республикасы көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан янгын сүндерү бүлеге командалары арасында спорт ярышлары буенча волейбол булып узды.
24 нче янгын сүндерү бүлеге командасы туган якка җиңү яулап кайтты. Дүртенче ел рәттән безнең егетләребез әлеге ярышларда үзләрен бер дә сынатмадылар. 2015 елны - өченче, 2014 елда икенче, ә 2013 елда спорт ярышларында абсолют җиңүчеләр булып, бүгенге көндә дә җиңүне үзләреннән ычкындырмадылар.
Волейбол - җиңеллекне көчәйтү, кызулык, команда да үзеңне күрсәтү - әлеге санап үткән сыйфатлар барысы да янгын сүндерүче һөнәр ияләренә тиң булган шикелле, Азнакай янгын сүндерүчеләрнең яраткан спорт төре булып калды.
Команда бердәм булу – безнең өчен иң мөһиме ди сөйләп узды 24 нче янгын сүндерү бүлеге команда тренеры Марат Кәримов.
24 нче янгын сүндерү бүлеге