Азнакай чын-чынлап спорт шәһәрчегенә әверелеп бара. Районыбызда республика һәм илкүләм ярышлар шулай еш юкка гына оештырылмый: моның өчен заманча спорт корылмаларыбыз җитәрлек. Әле февраль азагында гына билбау буенча Бөтенроссия турниры узган иде. Бу көннәрдә йөзү буенча республика ярышларына төрле районнардан 500дән артык мәктәп укучыларын кабул итәргә җыенабыз.
Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында уздырылучы бу ярышны ачу тантанасы “Чатыр-тау Арена” спорт комплексында 4 мартта 12.00 сәгатьтә булачак.