Февраль ае төрле-төрле вакыйгаларга бай. Гимназияда нинди генә чара узса да, Азнакай районының 85 еллык тарихын барлыйбыз, Муса Җәлилнең 110, Г.Тукайның 130 еллыгын искә алабыз. Халыкара туган тел көненә багышланган чарада да, бу бөек шәхесләребезнең иҗатына багышлап, бәйрәмебезне “Татар теле - шагыйрьләр теле” исеме астында үткәрдек. Укучыларабыз туган телебезнең матурлыгын тоеп, сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, мәкаль - табышмакларга җавап бирделәр, “Милләт дәвамчысы” викторинасында актив катнаштылар.