Бүген Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Инде хәбәр итүебезчә, безнең район данын зона турында җиңгән биш гүзәл зат яклады. 8 Март бәйрәме уңаеннан С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында узучы бәйрәмдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика күләмендә җиңүчеләр арасында районыбыздан ““Маяк” газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова һәм Бүләк авылыннан ундүрт бала тәрбияләгән Фирдания Мөҗипова да бар. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/