Скважинада булган һәлакәт

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

       “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару  идарәсе 60 еллык юбилее уңаеннан әзерлек “кара алтынны” ялкыннан саклаучы 24 нче янгын сүндерү бүлеге белән беррәттән бара. Нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр һәрвакыт кулга кул тотынышып, бар көчләрен, тырышлыкларын нефть объектларын  саклауга багышладылар. Озак еллар дәверендә бергә эшләү янгын сүндерүчеләр коллективы, нефтьчеләр коллективының бер бер өлешенә әверелделәр. Янгын сүндерүчеләр хезмәте әлеге нефть тармакларын саклауда өлеше кечкенә булса да, нефтьчеләрнең ирешкән уңышларына  карап горурланалар.

       Безнең районда нефть чыгаруның беренче адымнары җиңелләрдән булмаган, ул елларда нефть чыгару  тармакларында булып узган янгыннар Азнакай нефтьчеләрен бер генә тапкыр сынап карамаган. Нефть скважинасында булган гадәттән тыш хәл янгын сүндерүчеләр һәм нефтьчеләр күңелләрендә уелып калган. Кызганычка каршы  бүгенге көндә бу вакыйганы  үз күзләре белән  күргән беркемдә исән  калмаган, тик бу хатирәне озак еллар янгын сүндерү бүлегендә караул башлыгы  булып хезмәт куйган Нәҗип Фәрукшин бәяләп үтте.

       Бу тарихны 1982 елда Нәҗип Галимҗан улына  әлеге вакыйга булган урында  кизү торган караулны җитәкләгән караул башлыгы Михаил  Федор улы Леванюшкиннан ишеткән була.

 

Скважинада булган һәлакәт

       Бу  ерак 1959 елда Азнакай нефть өлкәсендә булган хәл. Ул елның март ае язгы көннәргә бердә ошамый, бик салкын килде. Бу көннең иртәсе, узенең участогында скважина  эшләвен тикшереп йөруче операторга һәм инңенерга  берниниди  һәлакәт булыр төсле тоелмаган иде.

       Чемодурово авылына  якын гына урнашкан  «Актүбәнефть» җитәкчелегендәге 4900 нчы скважина  ул көнне дә үз эшен тигез, җир астыннан нефть газлары  чыгарып әкрен генә эшләвен дәвам итә. Бу скважина  тәүлегенә йөз тоннага якын нефть эшкәртеп тора.

       Кинәт җир асты катламы  басымы күтәрелеп җир астыннан нефть эшкәртүче торбалар бар көченә өскә үрмәли. Шул берничә санаулы  выкыт эчендә скважиналарның төзеклеген тикшереп  йөрүче оператор авыр тимер торба  астында кала. Скважина төбеннән нефть газлары  ургылып чыгып, кайнап торган янучы матдәләр 50 метр биеклеккә кадәр күтәрелә.

       Бу куркыныч халәт  бар промыселне үзенә җыйды. Барлык промысел җитәкчелеге, бар булган янгын сүндеру өчен җайланмалар, техникалар белән тәэмин итеп торды. Скважинаны балчыклы раствор белән күмү эшләре башкарылды. Тик җир астыннан ургылып  һаман да өскә менгән җир катламы басымы растворны тагын да өскәрәк күтәреп нефть калдыкларын тирә-юньгә таратты. Тик әлеге урында – сугыш кыры сыман, артка бару юлы юк. әлеге ыргылган нефть фонтанын туктатыр өчен күп көч куела. Сарыф иткән көчләр аркасында әкрен генә уңышка ирешә алалар.

       Бу гадәттән тыш хәлдә нефтьчеләр  белән бергә янгын сүндерүчеләр дә катнашты. Алар әлеге нефть фонтанын янгыннан саклап калу өчен, скважинаны салкынландырып, күбекләндереп, су чаршавы ясап тирә- яктан ярдәм күрсәткән техникалардан очкан очкыннардан саклап тордылар. Җиде көн дә җиде төнне үз эченә алды әлеге вакыйга. Эшчеләр дә шушы урында ашап- эчеп, яшәп диярлек көннәрен үткәрделәр. Олы вакыйганы авыр сулап искә алган Михаил Леванюшкин нефтьчеләрнең һәм янгын сүндерүчеләрнең  үз эшләрен бик төгәл башкарып, янгынны булдырмаска бар көчләрен куйганнарын сөйләде. Нефтьчеләр дә, янгын сүндеручеләр  дә скважина бүлеп чыгарган  газ һәм нефть фонтанына  каршы соңгы  минутка кадәр көрәшеп үз максатларына  ирештелэр. Шушы көрәштә катнашкан янгын сүндерү бүлеге башлыгы булып алган Леванюшкин  бүгенге көнгә кадәр зур түземлек, чын батырлык сораган нефть  фонтанын жиңүне зур  авыр сулыш белән искә алып килеп 4900 нчы скважина  белән булган хәл турында хәзерге нефтьчеләргә һәм  янгын сүндерү  бүлеге эшчеләренә олы үрнәк булып торырлык итеп бәяләп үткән.

 

24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары А. Никулин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International