“Заманында хатын-кызларның хокукларын ир-атларныкы белән тигезләүнең нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин икәнен уйлап бетермәгәннәр, ахры. Моңа кадәр 8 Март уңаеннан дүрт көн буе ял иткән юк иде әле. ”Алда ни көтә?..” Бәйрәм тантанасына җыелган хатын-кызларны Минтимер Шәймиев әнә шулай дип гаҗәпләндерде. Бу – шаярту гына иде, әлбәттә. Бәйрәмдә гүзәл затларга карата соклану һәм горурлану хисен яшермәделәр.
Башкалада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә йомгак ясадылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Күркәм гадәткә әверелгән әлеге чара ел саен республикада яшәүче иң бәхетле гаиләләрне барларга, алар турында сәхнә түреннән сөйләргә мөмкинлек бирә. Быел 700дән артык хатын-кыз әлеге бәйгедә катнашу теләген белдергән. Гүзәл затлар республиканың барлык районнарыннан да җыелган. Алдынгыларны башта район, зона дәрәҗәсендә, соңрак исә Казанда ачыклаганнар. Барлыгы 30 хатын-кыз җиңүче исеменә лаек булды.
“Безнең сайлау мөмкинлеге бик зур, – дип сөйләде бәйгене башлап җибәрүче “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева. – Республикада хөрмәткә лаек гүзәл затлар бик күп. Алар арасында галимнәр дә, сәнәгать тармагында алдынгы һөнәр ияләре дә, әниләр дә бихисап. Гомумән, хатын-кызларыбызның һәркайсы турында китап язарга мөмкин. Аларның язмышы беркайчан да кабатланмый. Иң мөһиме, гүзәл затларыбыз, тормышта нинди генә авырлыклар булуга да карамастан, барлык кыенлыкларны гаиләсе һәм балалары хакына горур рәвештә җиңеп чыга белә. Аларның тормыш тәҗрибәсе яшь буынга киләчәк юлны сайлаганда үрнәк булып торсын иде”.
Әнә Азнакай районының Бүләк авылында яшәүче Фирдания Мөҗипова төрле елларда ашханә хезмәткәре, клуб мөдире вазыйфаларын башкарудан тыш, 15 ел армиядә хезмәт итәргә дә өлгергән. Ул – “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүче. “Бәйрәмгә бөтен гаиләбез белән килә алмадык. Барыбыз бергә утыздан да күбрәк без. Тормыш иптәшем Әмергали белән икебезгә 12 бала үстердек. Хәзер 13 онык тәрбияләргә булышабыз. Күбесе ир балалар: 9 улыбыз һәм 9 оныкчыгыбыз бар”, – дип сөйләде Фирдания Мөҗипова. Бүген иң олысына – 38, ә иң кечкенәсенә 7 яшь икән. Ишле гаилә дүрт ятимне дә сыендырган. “Иптәшем каршы килмәде, киресенчә, гел ярдәм итә. Хатын-кызның бәхете иреннән һәм балаларыннан тора. Шөкер, мин бик бәхетле. Күңелле яшибез. Барыбыз бергә җыелгач, иң элек табын артына оныклар утыра, аннары улларым белән әтиләре, соңыннан исә кызлар белән мин җыелышабыз”, – диде Фирдания Мөҗипова.
“Без сезнең алда баш иябез, – диде бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов. – Бәлки, бүген хатын-кызның дәүләттә, илдә, Татарстанда, гаиләдә тоткан урынын тиешенчә бәяләп тә бетерә алмыйбыздыр. Сез – гаилә нигезе. Ә гаилә – дәүләтнең аерылгысыз күзәнәге. Сезгә исәнлек-саулык телим”. Мария Таймасова бәйрәмгә киеп килгән уттай кызыл күлмәгенең көндәлек тормышта бары тик шкафта гына эленеп торуын яшермәде. “Иртәнге дүрттә торып, өйдәге малларны карыйм да эшкә китәм. Мин – сыер савучы. Берүзем илле сыер савам. Бер баш терлек тәүлегенә 18-19 литр сөт бирә. Эш беткәч кире өйгә ашыгам, балаларны мәктәпкә озатасы бар. Төш җиткәч, тагын эшкә китәм”, – дип горурланып сөйләде ул. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче гүзәл затка сайлаган һөнәренә тугры калганы өчен “Ел хатын-кызы” исемен бирделәр. Мария Таймасова әнисе юлыннан киткән. Үз һөнәрен бик яратып башкара. “Әнием алдынгы сыер савучы иде, кечкенәдән бирле мал-туар тирәсендә үстем”, – дип искә алды ул.
Хатын-кызларның тырышлыгын һәм уңганлыгын Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе дә югары бәяләде. “Хәзер кыш та йомшарды хәтта. Быел исә гомумән дә булмады. Бу да – сезнең хезмәт нәтиҗәсе”, – дип мәзәкләде ул. Зур концерт залына бәйрәмгә дип килгән хатын-кызлар Минтимер Шәймиевкә фойеда төртмәле сорау да бирергә өлгергән икән. Бу хакта Минтимер Шәймиев сәхнәдән сөйләде. “Ак барс” хоккей командасының “Салават”ны җиңүе ул – фәкать ир-атларның тырышлыгы дип уйлыйсызмы, дип сорадылар. Бу – сезнең җиңү! Алга таба да шулай яшәргә язсын”, – дип теләде Татарстан Дәүләт киңәшчесе.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 31, 05.03.2016/)