7 март көнне Азнакай районы Балтач авылында әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе узды, аны җирле үзидарә советы һәм авыл яшьләре оештырган иде.
Бәйрәмгә Азнакай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге дә чакырылды. Яшь мөслимәләр бәйрәмне Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде, «Динебездә аналарның кыйммәте» турында вәгазь сөйләде, Ислам нигезләре буенча күңелле викторина үткәрде һәм заманча яулык бәйләү серләренә төшендерде.
Бәйрәмгә җыелган халык арасында балалар һәм яшь гаиләләр дә булуы аеруча куанычлы булды. Викторинада катнашучылар һәм өлкән яшьтәге апаларга мөслимәләр бүләкләр дә бирде. Бәйрәмне авыл яшьләре концерт белән дәвам иттеләр.