Зәйдә “Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча ел укытучысы” республика конкурсының зона этабы узды. Анда Азнакай данын 4 нче лицейдан Ранис Шәйхуллин яклады. Чистай, Алабуга, Зәй районнары укытучылары арасында ярышта ул икенче урынны яулады. Укытучы хәзерге вакытта республика бәйгесенә әзерләнә. Аны тәбриклибез һәм зур уңышлар теләп калабыз!