Хәдичә Мөҗип кызы Азнакай районының Әлкэй авылында 5 балалы крестьян гаиләсендә туып үсә. Өч абыйсы сугышта үлеп кала. Әтине ботенлэй белмим, ди ул, Энисен 6 елга төрмәгә ябалар, 2 яшьлек сеңлесе белән урамда калалар. Ул вакытта аңа 13 яшь була, сеңлесе белән сарык фермасында яңа туган бәрәннәр белән яшиләр. Эшчеләр килгәнче су җылыта идем, ди ул. Ә аннары авылга хәер сорашып йөргәннәр. Сеңлесе исән-сау, гаиләсе балалары белән бик еракта, Кытай чите янында яшиләр. 4 сыйныф белем ала Хәдичә апа. Чордашлары кебек аңа да бик иртә җитлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
Әсәй авылы егете, хатыны үлеп 2 бала белән калган фронтовик Хаҗигалигә тормышка чыга. 1963 елда уртак уллары – Илдар дөньяга килэ. Ул гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши. Атна саен кайтып, хәлен белеп йори.
Хәдичә Мөҗип кызы лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эштә эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
2010 елда сугышта катнашучынын тол хатыны буларак алган фатирында көн күрә.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша Хәдичә Музиповна.
Хадича апа 2 оныкның, 1 оныкчыкның яраткан әбисе.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районы социаль яклау бүлеге