Язгы кыр эшләре башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Районыбызда матур традиция буенча быел да район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, ветераннар катнашында хуҗалыкларда язгы чәчүгә хәзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия оешты. Алар тиздән барлык агропредприятиеләрдә булып, техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеген карап, тикшереп чыгачак. Авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара. Бигрәк тә “Азнакай”АФ” ҖЧҖнең бүлекчәләре, “Марс”, “Союз-Агро”, “Кәлимуллин” хуҗалыклары язгы чәчү эшләренә яхшы хәзерлектә. Гомумән алганда, район күләмендә тырмалар – 100%; тракторлар – 94%; чәчкечләр – 93%; культиватор, чәчкечләр 96 % ка әзер.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/