Су “һөҗүменә” әзер бул!

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

    Февраль ае тулысы белән диярлек аномаль җылы булды. Шуңа да быел календарь буенча яз җиткәнче үк, боз китүгә әзерлек башланды. Зур суны илебезнең барлык төбәкләрендә диярлек бик иртә көтәләр.

     Мартның беренче көннәрендә кыш яз белән көрәшә башлады үзе. Февраль уртасында ук кар көртләре вакытсыз шактый шиңеп өлгерсә дә, соңгы көннәрдә Татарстанда салкынча һава торышы урнашты. Хәтта ябылып торган боз кичүләрен дә, яңадан ачу мөмкинлеге туды. Бүгенге көндә Татарстан территориясендәге барлык боз кичүләре дә эшли. Боз эреп су җыелган урыннар юк. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көн саен боз калынлыгын һәм структурасын үлчәп-тикшереп тора, дип хәбәр итәләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
    Әмма инде атна ахырына яңадан җылытып җибәрер дип көтелә. Шулай да яз кинәт кенә килмәс дигән ышаныч бар. Көндезен термометрлар + билгесенә күтәрелсә, төннәрен шактый салкынча булырга охшаган. Шуңа да сценарийның яхшысына - язгы ташуның ул кадәр мул һәм кискен булмавына ышанабыз.
    Мәгълүм булганча, Татарстанда елга-күлләргә кытлык юк. 8 меңгә якын сулыгыбыз бар, яр буе озынлыгы исә 24 мең километр тәшкил итә. Әмма яз айларында су байлыкларыбыз күп кенә мәшәкатьләр өсти. Боз китү чорында республикабызның йөзләгән торак пунктына су басу, меңләгән кешегә мал-мөлкәтсез калу куркынычы яный. Әмма мондый күңелсез хәлләрне булдырмау өчен ел да бар тиешле гамәлләрне үтәргә тырышалар.
    Ташкын чорына әзерлек кысаларында ел саен гидротехник корылмалар төзекләндерелә, елга үзәннәрен чистарту һәм тирәнәйтү буенча эш алып барыла, ярларны ныгыталар, су уткәргеч торбаларны чистарталар.
   Табигатьнең бу күренешенә башкалабыз Казанда бик җитди әзерләнәләр. Биредә 13 квадрат километр мәйданны су басарга мөмкин. Ә бу территориядә 386 торак йорт урнашкан, 1223 кеше яши. Барыннан да бигрәк Мәскәү районы һәм Салмачи бистәсенә зыян килергә мөмкин,  24 күпер су астында калуы ихтимал. Әки һәм Константиновка бистәләрендә газ үткәргечләр бик түбән урнашкан, шуңа да ташкын сулары аеруча игътибар үзәгенә алынырга тиеш.
    Башкарма комитет карары белән язгы ташкынга каршы план расланган. Гадәттән тыш хәлләр була калса дип кешеләр өчен вакытлыча урнашу урыннары билгеләнгән. Вәзгыять катлаулануга әзер булып торган оператив штаблар эшли. Шәһәр урамнарыннан карлар чыгарыла, түбәләр, “ливневка”лар чистартыла.
     Яшел Үзән районында да әзерлек эшләренең кызган чагы. Гадәттән тыш хәлләр биредә елгалар ачылганда боз тыгыннары барлыкка килеп, су дәрәҗәсе кискен күтәрелсә булырга мөмкин. Күпчелектә, тыгыннар Гөбенә елгасында, Зөя елгасында - Яшел Үзәннең Бузаево, Городище һәм Югары Осланның Соболевское торак пунктлары тирәсендә була.
   Күпъеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, боз бу район территориясендә кечкенә елагалардан – Әрә, Булатка, Секерка, Гөбенә, Зөядән башлана да, иң соңыннан Идел ачыла.
   Нурлат районында да боз китү чорын коралланып каршы алырга ниятлиләр. Монда сулыкларда су дәрәҗәсен тәүлек буе үлчәп тору буенча вакытлыча постлар булдырыла. Су күтәрелә башлагач ук, күзәтү оештырылачак. 50 сантиметр һәм аннан да күбрәк күтәрелеш булса яки тыгыннар барлыкка килсә, үлчәмнәр 4 сәгать саен башкарылачак.
   Мәгълүм булганча, Нурлат районында 6 зур һәм кече елга ага. 7 торак пунктында кизү торулар урнаштырылачак. Быел кар күп булды, яңгырлар яуды. Шуңа да җир дымга бай һәм су да мул булыр дип фаразланыла. Март башында су күтәрелә башлар, ә боз китүне 10-15 апрельдә көтәләр.
   Боз астыннан балык тотарга яратучыларга инде боз өстенә чыкканда икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Көннәр берничә көн җылы торса, боз калынлыгы ике тапкырга кими, дип кисәтә коткаручылар.
   Боз китү һәм язгы ташу чорында су тирәсенә якын килү, аның тирәнлеген үлчәү, елга аркылы чыгу, биек яр өстендә тору, боз тыгылган урыннарга якын килү, яр буеннан боз кисәкләрен төртеп җибәрү, алар буенча йөрү һәм башка шундый гамәлләр катгый тыела. Бу вакытта төрле бәхетсезлекләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә бигрәк тә балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

 

http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International