Сәламәтлекне сакларга кирәк, үлгәч, Аллаһы Тәгалә, мин сиңа нинди нык сәламәтлек бирдем, ник аны сакламадың, ник үзеңне карамадың, дияр
Сәламәтлекне сакларга кирәк, үлгәч, Аллаһы Тәгалә, мин сиңа нинди нык сәламәтлек бирдем, ник аны сакламадың, ник үзеңне карамадың, дияр. Ни дип җавап бирербез? Кытайдагы Урумчи шәһәрендә татар-казах гаиләсендә туып үскән Балгынай Нурлан сүзләре бу. Ул һөнәре буенча – табибә. Бүген ире, җырчы Базарбай Бикчәнтәй белән (шулай ук Кытайда туып үскән) Казанда яшиләр.
Аның теле дә исеме кебек үк тәмле. “Татарчам бик әйбәт түгел иде, Базарбайга кияүгә чыккач, телгә игътибарлырак була башладым. Татар җанлы бала үстерергә теләсәң, башлап үзең телне, гореф-гадәтне, аш-суны өйрән, дип әйтте ирем”, – ди Балгынай. Ул Казанга килгәч, туган җирендә татарча сөйләшмәүче татарларны күреп бер гаҗәпләнсә, яшәү рәвеше белән таныша башлагач, шактый ияләшә алмый азапланган. Читтән караш ташлаучының фикерләре, чыннан да, уйландырырлык.
– Россиядәге яшәү рәвеше Кытайдагыдан шулкадәр аерыла: миңа мондагы халык сәламәтлеген кайгыртмый, дөрес яшәми кебек тоела, – ди Балгынай. – Дару эчәргә яраталар, даруханәләр бигрәк күп. Авырый башлагач, табибка йөгерәләр, янәсе, ул терелтергә тиеш. Күнегү ясарга иренәләр. Гап-гади генә күнегү ясап алу да әллә никадәр авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Умыртка баганасы чирләреннән зарланучылар шактый. Авыру әле башланган гына булса, чирне күнегү белән дә җиңеп була бит. Монда халык буш вакыты булганда телевизор, компьютердан аерыла алмый. Алар биегрәк урнаштырылырга тиеш. Утыргач, күзне өскә күтәреп карарлык булсын. Башны иеп, түбән карап утырганда муен тамырына авырга туры килә. Иелеп утыру гадәткә әверелсә, кан әйләнеше бозыла, күз арый, баш әйләнә. Хәрәкәт аз булганда да умыртка баганасына авырлык төшә. Бер сәгать утыргач, торып китә алмыйсыз икән, башны төрле якка боргалап, муенга күнегү ясап алырга кирәк. Башны өскә күтәреп артка җибәрергә, аска төшерергә, ян-якка борырга. Бу күнегүләрне ясап алырга биш минут җитә. Нинди матраста йоклау да мөһим, ул бик йомшак та, бик каты да булмасын. Умыртка баганасы, буыннар өчен берничә күнегү: диварга терәлеп басарга, ике кулны да өскә күтәреп, диварга тидерергә. Башны аска ияргә, артка җибәрергә. Сул ян белән басарга һәм сул кулны дивар буйлап өскә күтәрергә. Уң якка да шулай ясала. Баштарак кул җиңел күтәрелмәс, күнегү ясый-ясый буыннар язылачак.
Мондый күнегүләрне ясау 20 яшьтә дә, 60-70тә дә файдалы. Ә компьютер белән эшләгән кеше күз тирәсенә күнегү ясарга да вакыт табарга тиеш. Күзне бер-ике минут йомып торыгыз, күз тирәсендәге нокталарга баскалагыз. Ә биологик актив нокталардан торган аяк табаны – кешенең икенче йөрәге. Шуңа күрә кичен аякны ял иттерергә онытмагыз. Аның өчен аякны җылы суга тыгып утырырга кирәк.
Россиядә яман шеш белән авыручылар күп. Бу хәл дә дөрес яшәмәүдән түгел микән? Казанга килеп урнашкан көннәрем иде. Иртән иремне уяттым, әйдә торыйк, күнегүләр ясыйк, дим. Ул исә, йокла, әле монда бөтен кеше йоклый, ди. Кытайда иртән дүрттә, биштә торалар. Халык урыннан кузгалгач та, таяк, кылыч тотып, урамга гимнастика ясарга чыга. Ялгызларны да, 30-40 кешедән торган төркемнәрне дә очратасың. Хәрәкәттә – бәрәкәт шул, Кытайда 110-120гә кадәр җитүчеләр дә байтак.
Безнең ашау-эчү дә аерыла. Монда бик күп татлы, майлы ризыклар ашыйлар. Кытайда хатын-кыз иртәнге ашны мул әзерли, тәмләп ашап эшкә китәбез. Төш вакытында иртәнгә караганда азрак ашала, кичен җиңелчә генә тукланабыз. Баллы кайнатманы, камыр ризыкларын иртән ашыйбыз. Ә биредә кеше төне буе йөри, телевизор карый, корсагы тулганчы ашый, эчә... Иртән көчкә йокыдан торып утыралар да йөгереп чыгып китәләр. Күнегү ясау түгел, ашарга, чәй эчәргә дә вакытлары калмый. Ә аксымлы, углеводлы ризыкларны бергә ашаганда үт юллары авырулары барлыкка килә, кеше тиз картая.
Иң файдалы йокы – кичке тугыздан төнге уникегә чаклы. Шул вакытта ял итеп өлгерергә кирәк. Организм завод кебек бит ул, бер режимга күнексә, шуның буенча бара. Без көн саен йомырка ашыйбыз, чәйне сөт белән эчәбез. Дөге белән яшелчә яратабыз. Иртәнге ашка кайчак мантый да пешереп алам.
Тарымы ул, дөгеме, боткаларның барысын да сөттә пешерәм. Аларга җиләк-җимеш тә салам. Кич белән кыяр, помидор салатлары ясыйм. Салатны май салмыйча, үз согында гына болгатам. Тозны бик аз ашыйбыз, балачактан шулай ияләшкән. Иртән торуга 1 стакан кайнар су эчәбез, артыннан бал да кабып куярга була. Көнгә 2-3 литр су эчү дә – ияләнгән гадәт. Салкын су эчәргә ярамый, хатын-кызга бигрәк тә, эченә суык җыела. Кытайның яшел чәе файдалы дип әйтәләр, ләкин аның белән бик мавыкмаска кирәк. Ул да төрле була, кайберсе бик нык кан басымын төшерә. Кан басымы болай да түбән икән, кул калтырый, хәл китә, күңел болгана башлый. Без имбирьле яшел чәйгә өстенлек бирәбез. Ул бөерне чистарта, салкын тиюгә каршы тора.
Фәния Арсланова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 28, 26.02.2016/)