Урсай авылында Халыкара хатын-кызлыр көне шау-гөр килеп, олы бәйрәм төсендә үтте

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

     Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур көйләр хозурында Урсай авылында 8 март Халыкара хатын-кызлыр көне шау-гөр килеп, олы бәйрәм төсендә үтте. Быелгысы үзенчәлекле дә, истәлеклерәк тә булгандыр әле. “Безгә-55 яшь” дип аталган бәйрәм кичәсеңең исеменнән ук күренгәнчә, Урсай мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган классташлар авылдашларын, әниләрен, укытучыларын ихлас сәламләделәр.

    Җыр-бию, нәфис сүз ике сәгатьтән артык тынып тормады. Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк, күпләр аяк өсте басып торды.

   Бүген кайсы җырчы шушындый сәхнә җыя ала? Ә бернинди атказанган исемнәре булмаган классташлар рухи азыкның ни дәрәҗәдә кирәклеген тагын бер кат дәлилләделәр. Әлеге концертны куючыларга артистларга караганда да авыррак. Артистларның бит ул төп эше. Ә мондагыларның һәрберсен бу бит фәләннең улы, бу бит минем күршем, дип бәяләп утыралар.

    Күп кенә җырлар барыбыз өчен дә иң изге зат булган әниләргә, туган авылларына багышланды. Кайберәүләрнең дымлы күзләреннән иң кадерле, иң газиз кешеләре белән мәңгегә хушлашу ачысын кабат күңелләреннән кичерүен тою кыен түгел иде. Чөнки алар араларыннан яшьли китеп барган сыйныфташларын да искә алдылар.

   Зәвыклы уен коралы скрипкачы Азалиянең чыгышы белән башланган концерт номерлары бер-берсенә ялганып  кына торды. Талантларга бай икән сыйныфташлар.

    Балалары Ленар Ихсанов, Рамил Ихсанов, Азнакайдан кайткан абыйлы-сеңелле Айнур белән Гөлназ Давлетовлар, биюче Айсылу Зариповалар матур тавышлары белән дә, зәвыклы киемнәре белән дә, үзләрен сәхнәдә тота белүләре белән дә сокландырдылар. Безнең авыл егетен яратып килгәч, классташыбыз Газинурның килене дә үзебезнекенә әйләнде һәм моңлы тавышы белән авылдашларны таң калдырды.

      Шушы концертның сценариесын язган, залдагы халыкның игътибарын бер мизгелгә дә читкә җибәрми, күңелсезләнергә ирек бирми алып баручы Гөлчәчәк Давлетова, нәфис сүз остасы Фәһимә Миргалиева, концертны оештыруда булышкан, үзләренең җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән Халидә Кәримова, Зәйтүнә Зарипова, Гөлүсә Гарифуллиналар турында әйтми калсам, дөрес булмас.

    Кайберләребез үз дөньясына, үз мәшәкатьләренә бикләнеп, очрашуга килә алмады. Килергә бик кирәк иде, югыйсә! Урамда очрашкан вакытта кайчак бер-беребезне күрмәмешкә салынып үтсәк тә, монда инде кочак җәеп күрешә аласың. Күңелдә сакланган хатирәләрне уртаклашасың, булганга шатланасың, булмаса – көенмисең, ә өметләнәсең.

    Үз туган авылларында сыйныфташларын сагынып каршы алучы, рухландыручы Әминә Гарипова, Фирдәүсә Ихсанова, Равил Нургалиев, Фәния Арсланова һәм концертны видеога төшерүче Рифкать Мөгътәсимовларның фамилияләрен әйтми китсәк, очрашуыбызның мәгънәсе кимер төсле.

    Кичә тәмамланды. Ә авыл халкы атна-ун көн бәйрәм турында фикер алышты. Талантлар безнең арабызда икән, ләбаса. Аларны күрә белергә генә кирәк.

    Рәхмәт кызларга! Дөньяның ыгы-зыгысыннан туйган халыкка яшәү көче биреп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

 

Рузилә Зарипова, класташларның класс җитәкчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International