Сәхнәдән йөрәк кылларын тибрәтеп нәфис көй агыла. Скрипканың дулкын-дулкын тавышына эреп, хыял диңгезенә чумасың. «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар иҗат фестиваленең «Кыллы-смычоклы уен кораллары» номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова чыгышын тыңлаганда жюри әгъзалары да нәкъ шундый хисләр кичереп утыргандыр. Юкка гына ул гран-прига лаек булмады. Әлеге зур җиңүе белән Ләйсән укытучысы Лилия Тимировага рәхмәтле. Бөгелмә шәһәрендә узган бу бәйгедә Лилия Тимирова җитәкчелегендәге «Милениум» скрипкачылар ансамбле һәм тагын бер укучысы – Рания Солтанова беренче дәрәҗә лауреат булдылар. «Violinki» ансамбле (укытучылары – Л.Тимирова) һәм Ләйлә Дәбихуллина (укытучысы – Зөлфия Еникеева) икенче дәрәҗә, Камилә Баймурзина өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/