10 мартта Кәкре Елга авылында яшәүче Миннесания әби 95-яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 11 марты, җомга

    Миннесания Әфзалетдин кызы Кәкре Елга авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туып үскән, бүгенге көндә балалардан бер үзе исән. Туган авылы мәктәбендә 8 сыйныф белем алган. Чордашлары кебек аңа да бик иртә җитлегергә туры килә. Тәрбиячелеккә укып кайтып, авылда балалар бакчасында эшли. Сугыш башлангач, 10 ел буе МТС балалар бакчасында хезмәт куя. Аннан соң балалар бакчасын авылдагы алты почмаклы буш йортка күчерәләр. Бераз МТС ашханәсендә дә эшләргә туры килә аңа. Шул вакытта Кәтем авыл егете фронтовик Әхмәтхәбип белән таныша. Тормыш корып җибәрәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр: Венера, Рәфис, Әнфис.

   Давлетшина Миннесания әби пенсиягэ киткәнче фермада җиде ел буе бозау караган. Кайда гына эшләсә дә макталуда була ул. Тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

    1990 елда тормыш иптэшен бакыйлыкка озата. Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Миннесания әби. 7 оныкның, 8 оныкчыкның яраткан әбисе ул. Бүгенге көндә үз йортында оныгы Айнур белән яши.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районында социаль яклау бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International