Азнакайлылар “Йолдызлык”та йолдызлар кабызды

2016 елның 11 марты, җомга

     “Йолдызлык-Созвездие” республика телевизион фестиваленең Лениногрскта узган зона турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары,  чыннан да, йолдыз булып балкыдылар. Үз номинацияләрендә “Фантазия” һәм “Бәхет” ансамбльләренең урта төркемнәре, Анастасия Маркушина һәм Булат Закиров беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Шулай ук “Балачак” һәм “Лилия” хореографик коллективлары һәм Диләрә Кашапова икенче дәрәҗә, Әминә Рәхимова өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Ә “Юлдаш” вокаль ансамбленең урта төркеме “Иҗади эзләнү өчен” дипломы белән бүләкләнде. Фестиваль дипломантлары арасында “Юлдаш”ның кече төркеме, Азамат Миргалиев һәм Азамат Рәхимов та бар. Барлык лауреатлар Казанда узачак гала-концертта катнашачак.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International