Ел әйләнә киштәдә “каен бөреләнә”

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

   Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тикшерү вакытында Актүбә бистәсендәге “Миләш” кибетендә 100әр миллилитрлы 108 флакон каен бөресеннән ясалган косметик лосьонга тап булып, әлеге товарны сатудан алалар. Бу факт буенча Госалкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшерү үткәрә.

    Сер түгел, күпләребезнең кибетләрдә сәрхүшләрнең төрле косметик матдәләр сатып алуына тап булганы бар. Халык телендә “фанфурик” дип йөртелгән бу спиртлы матдәләр арзан булуы белән аларга   аракыны алмаштыра. Ә бит алар югыйсә эчү өчен һич тә яраклы түгел, әмма башын яшел еланга саткан сәрхүш бу хакта уйлап тормый. Алар составындагы этанол үзәк нерв системасын эштән чыгара. Аны күп күләмдә эчкән кеше берни тоймаслык дәрәҗәгә җитеп, тыны кысылудан үлеп китәргә дә мөмкин. Этанол физик һәм психик халәтне көчсезләндерә, организм тәнчекләренә һава килүне томалый, параличка китерә. Тәнчекләрнең мембранасы җимерелеп, бөерләр, бавыр, күзләр зыян күрә. Арзан этил спирты әнә шулай кешенең башына җитә.

   Әгәр “фанфурик”лар сату очракларына юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән 8 (8553) 22-21-44 “кайнар линия” телефонына хәбәр итәргә кирәк. Сезнең бер шалтырату никадәр кеше гомерләрен саклап кала кала алачак, шуны истә тотып, беребез дә мондый хәлләргә битараф булмасак иде.

     Госалкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге кеше организмына зыян салучы легаль булмаган эчемлекләр сату очракларында актив гражданлык позициясе күрсәтүчеләргә “Халык контроле” тарафыннан матди кызыксындыру күрсәтелүен дә исегезгә төшерә. Әйдәгез, законсыз алкоголь сатуга каршы бергәләп көрәшик!  

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International