Илгизәр Шәйдуллинның гади генә бәхете

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

       Илгизәр Шәйдуллин янгыннан саклау һөнәрен тиккә генә сайламый, чөнки 24 нче янгын сүндерү бүлеген аның туганнан туган абыйсы җитәкләп килгән, шуңа да  өлкән абыйсы Роберт  да бу һөнәрдән ерак китмәгән. Якыннары нәсихәте буенча ул үзен янгын сүндерүче һөнәрен үзләштереп карый һәм бүгенге көнгә кадәр яратып үз итеп калдыра. Аңа янгын сүндерүче караулының бердәм дус булуы, куркыныч хезмәттә бер берсен тиз аңлап эш итүләре ошый. Хезммәттәшләре белән уртак  эшкә кереп китүе Илгизәр искә алуынча җиңел генә түгел бик кызыклы да була, чөнки аңа янгын сүндерүче һөнәренең бар булган сыйфатларын күрсәтеп үтәләр. Миндә аңардан  өлкән янгын сүндерүчеләр элек ниндирәк иде дип сорамыйча кала алмадым.

  “Хезмәт хаклары түбән булуга карамастан янгын сүндерүчеләр бик теләп максатка ирешү өчен  күңелләрен биреп эшлиләр, арада пешкән янгын сүндерүчеләр дә бар иде”- дип әйтеп узды әңгәмәдәшем. Беренче янгын сүндерүгә  чыгып киткәч  яшь янгын сүндерүчегә янгын сүндерү машинасын колонакадан су белән тәэмин итеп торыр өчен гидрантка бәйләргә боерык була. Янгыннан читтә генә булса егет үзен  хәрби  бүлекчә караулының бер хәрбие булуын сизә, әнә шуннан егеттә үз һөнәренә көчле азарт туа да инде.

       Янгын сүндерүче өчен иң  мөһиме- коткарылган кеше гомерләре. Яшь егетнең күңелендә, 1983 елда Тархан авылында булган янгында агулы газлар исенә күзләрен йомган ике кечкенә кыз һәм әтиләре, мәңгегә уелып калган.  Хәзер генә ул һәрбер хуҗалыкта  ирекле  янгын сүндерү җыелмалары бар , ә элек... дип искә ала әңгәмәдәшем. Кечкенә кызчыкларны коткарырга җитешекән дә булыр идек тик авылга керү юлы кар өеме белән капланган булганлыктан янгын сүндерү машинасы көч-хәл белән ургылды. Менә шуннан соң инде яшь Илгизәр һөнәрен дөрес сайлаган икәненә төшенә.

       Янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү егетнең кызыксынучан булуы аркасында  коткаручы сыйфатларын бик тиз үзләштерә. Тиздән тәвәккәл эшчене  янгын сүндерү машинасы йөртүче итеп куялар. Илгизәр бик яхшы машина йөртүчесе булганлыктан  янгын сүндерүче машиналарын йөртүчеләре арасында узган бәйгеләрдә катнашып  алдынгы урыннарны яулый, республикада да беренчелекне беркемгә дә бирми.

       13 елдан хезмәт иткәннән соң  сәләтле Илгизәрне Свердловск шәһәре янгын сүндерүчеләр укуханәсенә җибәрәләр. 1995 елны  янгын сүндерүче караулы башлыгы булып яңа гына ган чыккан лейтенант Шәйдуллин кизү торырга баса. Шәйдуллин канаты астында хезмәт итүчеләр сөйләве буенча , ул  якын дус һәм куркыныч хезмәтнең бар асылын  аңлатып бирүче дә. Караул башлыгы үзенең тышкы кыяфәте белән дә үзенә тартып тора. Кечкенә буй, тыгыз тәнле, кабарып торган мыек- сүрәттәге янгын сүндерүче дисеңме!!! Шәйдуллин һәрвакыт үрнәк булырга  омтыла. Янгын сүндерүчеләр  нормативына әзерләнүләрен дә бер нигездә  алып бара. Үземнең  янгын сүндерүче хезмәттәшләремә мин бер вакыт “Әгәр дә  әзерлек күнекмәләрен ясаганда миннән уздыручы булса норматив бирүдән азат итәм” -  дип әйттем  ди ул елмаем. Спортны яратуы да гаҗәпләндерми. Чөнки ул гер күтәрү спорт төре белән мавыга, шуңа да  Татарстан республикасы көньяк – көнчыгышында урнашкан янгын сүндерү бүлекләре арасында  узган бәйгеләрдә үз  авырлыгы буенча  алдынгы урынны  яулаган.

       Илгизәр Шәйдуллин күптәннән инде  лаеклы ялда булса да бүгенге көндә дә үз һөнәренә тугры кала бирә. Хезмәт елын тутырып  12 ел  тәнәфес дәвамында нефть өлкәсендә эшләп узган Илгизәр хәзер дә “Минем бәхетем  янгын сүндерү бүлегендә” ди. Янгын сүндерүче һөнәре  авыр булса да Илгизәрне тыңлап аның нинди бәхетле кеше икәнен тоясың. Чөнки яраткан эш урының,  ихтирам, хөрмәт иткән хезмәттәшләрең, дусларың, һәрвакыт көтеп торган гаиләң, балаларың булу олы бәхет. Моннан да олы бәхет була алмастыр мөгаен.

 

24 нче янгын сүндерү башлыгы урынбасары А. Никулин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International