Борын-борынгыдан рус халкы кышны озатып һәм язны каршылап, “Май чабу” бәйрәме уздырган. Ул уен-җырга бай булган. 12 мартта шәһәребезнең Мәдәният йорты мәйданы да әлеге бәйрәм авазларыннан гөрләп торды. Өлкәннәр дә, балалар да сәнгать осталарыбызның концертын тыңлады, төрле уеннарда күңел ачты, карачкы янында әйлән-бәйлән әйләнде, майлы коймак белән чәй эчте. “Калинушка” һәм Благодатное авылының “Рябинушка” ансамбльләре чыгышы ямь өстенә ямь булды. Кемнәрдер изге теләкләр теләп һавага шарлар очырды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/