Азнакайда театр атналыгы

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

    Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният сарае халык театрының 75 еллыгына, театрга нигез салучы    “РСФСРның Атказанган мәдәният хезмәткәре” Касыйм ага Еникеевның 100 еллык юбилеена, Азнакай районы оешуга 85 ел тулуга багышланган төбәк-ара театрлар фестивале.

 

21 март Баулы халык театры “Ана хөкеме”  Әнгәм  Атнабаев. Спектакльнең режиссеры Миргалиян Фәхриев. Керү ирекле.

 

22 март. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы “Илһам” халык театры “Әйбәт кешелэр” Гуркин әсәре буенча.

Театр җитәкчесе Налия Каримова. Спектакльнең режиссеры: Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Керү ирекле.

 

23 март. Сарман районы Сарайлы халык театры. “Оҗмах ишеге төбендә” Ф.Садриев. Спектакльнең режиссеры - Алсу Гараева.

 

24 март. Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният сарае “Тылсым” балалар театр студиясе “Саламторхан маҗаралары” Шамил Фәрхетдинов. Спектакльнең режиссеры – Татарстан республикасының атказанган Мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова. Башлана 10 сәгатьтә. Керү ирекле.

 

Фестивальның махсус кунаклары - Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Мәдәният сарае халык театры. “Нәзер” Туфан Миңнуллин. Спектакльнең режиссеры - Азамат Гыйльманов. Керү ирекле.

 

25 март. Лениногорск районы Шөгер халык театры. “Җүләр малайның әтисе” - Ләбиб Лерон. Спектакльнең режиссеры - Зилия Гәрәева. Керү ирекле.

 

26 март. Ютазы районы “Офык” үзешчән халык театры “Әстәгъфирулла” Наил Гаетбаев. Спектакльнең режиссеры - Резидә Газизуллина. Керү ирекле.

 

27 март. Мөслим районы Мәдәният йорты халык театры. “Абага алмасы ачы була” Р.Сабыр. Спектакльнең режиссеры - Зөлфия Фахрутдинова. Керү ирекле.

 

28 март. Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният сарае халык театры “Кыю кызлар” Таҗи Гыйззәт. Спектакльнең режиссеры - Гөлсинә Җамалиева. Театрнын танылган артисты Илмир Нургалиевка багышланган хәйрия спектакле. Билет бәясе 100 сум.

 

Спектакльлэр 18.00 сәгатьтә башлана.

 

Азнакай район һәм шәһәр мәдәният сараена театраль очраушуларга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International