Азнакайда «Аҗаган»да “Патриот”лар җиңде

2016 елның 18 марты, җомга

   «Чатыр-Тау Арена» комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Алар автомат җыеп-сүтү,  йөгерү, визитка, стройга әзерлек, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярыштылар. Уеннарны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга көчле рухлы, физик яктан нык Ватан сакчылары булып үсүләрен теләде.

   Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Ренат Җиһаншин, ветеран-спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов чыгышларында да әлеге теләкләр яңгырады.

   Ярышлар шулай ук «Дельфин» су-сәламәтләндерү комплексында һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбендә дә узды.

   Гомуми команда зачетында беренчелекне Азнакай 5 нче урта мәктәбенең “Патриот” командасы яулады. Азнакай 2 нче урта мәктәбенең “Выстрел” командасы – икенче, 6 нчы урта мәктәпнең “Оптимист” командасы – өченче урында.

   “Патриот” командасы районыбыз данын Әлмәттә узачак зона этабында яклаячак.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International