Ярминкә иткә дә, сөткә дә бай булды

2016 елның 18 марты, җомга

    Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 18 мартта, Нәүрүз бәйрәмен үткәргән көнне дә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бик бай сәүдә гөрләде.

– Язгы кыр эшләре алдыннан шәһәр халкын шулай куандырырга булдык. Бүген җиде хуҗалык – ит, бер хуҗалык – бәрәңге, бер хуҗалык ярма белән килде. Аеруча “Тукай”, “Таллы Бүләк”, “Чалтаймас”, “Чатыртау”, “Чалпы” хуҗалыклары бик актив катнаша. Пенсионерларга, халыкка файда булсын дип, итне 240 сум белән сатабыз, – диде Миргасим Усманов.

    Ярминкәгә шулай ук шәхси хуҗалыклар да каз-үрдәге, балы, сөте, йомыркасы белән чыккан. Хәтта читтән – Башкортстан якларыннан сәүдәгәрләр дә бар иде.

    Бер җирдә сату истәләр, икенче җирдә самоварлардан төтен чыгарып, чәй кайнады, майда чыжлап коймаклар пеште. Табадан төшкән бере азнакайлылар авызына шуа торды. Хуҗалыклар әнә шулай сый-нигъмәт ягын да онытмаганнар.

– Авылдан иртән-иртүк килгәннәр. Бөтен әйберләре матур, пөхтә, чиста. Җаның теләгән төрле ит сатып алырга була. Аллага шөкер, халкыбыз тырыш, мул яшибез, – ди Сәвия Тимеркаева.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International