Координацион советта иминлек мәсьәләләре тикшерелде

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендә хокук саклау органнары белән узган координацион советның чираттагы атналык киңәшмәсендә экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика буенча җитәкчеләрнең отчетлары тыңланды. Шулай ук миграция, социаль челтәрләрдә мошенниклык, язгы ташуга әзерлек мәсьәләре тикшерелде. Авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары эшен көчәйтергә, мошенниклык очраклары турында матбугат чараларында аңлатырга, дини һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырырга, электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштырырга дигән карарлар кабул ителде.

 

Азнакай район Советының матбугать хезмәте

 

тәрҗимә: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International