Тозлы камырдан чәчәкләр әвәләү бармаклар җитезлеген арттыра

2016 елның 22 марты, сишәмбе

    Чалпы тернәкләндерү бүлегендә хезмәт белән дәвалау да киң кулланыла. Шушы көннәрдә генә тозлы камырдан чәчәкләр әвәләп, ял итүчеләр бармаклар җитезлеген һәм сыгылмалылыгын артырдылар. Нәсимә Мәсәлимова, Рәйхана Галиуллина, Фәния Усманова бик теләп розалар, Гүзәлия Харисова үзенең яраткан калаларын ясады. Соңыннан күргәзмә оештырылды. Гүзәлия Харисованың чәчәкләре барысының да күңеленә хуш килде. Хезмәт белән дәвалау иҗади эш сәләтен дә үстерде, кәеф күтәренкелеген  дә арттырды,

 

Рәмзия Хәйруллина, хезмәт инструкторы

 

тәрҗимә: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International