“Янгыннан саклау бүлеге дәү әнисе”

2016 елның 22 марты, сишәмбе

       Сөйкемле түгәрәк йөз, күзлек аркылы карап торган якты караш, иркә тавыш, күңел түреннән җылылык сирпәүчелек – ул безнең яраткан әбиләребезгә хас булган сыйфатларны туплаучы дип белә аны якыннары. Үзенә дә без “янгыннан саклау бүлегенең дәү әнисе” дип шаяргалап әйтә идек. Әлеге бөек исемне гади генә, үзенең бөтен гомерен янгыннан саклау хезмәтенә багышлаган акыллы хатынга хас. Сушкова Татьяна Александровна үзенең хезмәт юлын янгын сүндерү бүлегенә багышлый, 18 яшендә әлеге хезмәткә диспетчер булып урнашып, алдагы 25 елын янгын сүндерү бүлеге инспекторы һөнәрен эшли. Үзенең гомер буе туплаган тәҗрибәсен ул яшь хезмәттәшләре белән рәхәтләнеп уртаклаша. Аның биргән киңәшләрен без яшь хезмәткәрләр бүгенге көнгә кадәр бик файдаландык, шуңа да аны янгыннан саклау бүлегенең дәү әнисе димәгәннәрдер.

                                                                   Погонлы хезмәт юлы

       Актүбә бистәсе яшүсмер кызының погонлы хезмәт юлы  хыялында да булмаса да, ул һәрвакыт шук, шаян, яшьтәшләре  белән тиз арада уртак тел табучан, ә мәктәп елларында егетләр урталыгы гел үзәгендә була. “Холкым минем бик  ызгышучан иде, шуңа да малайларга да сүземне бирергә яратмый идем” дип сөйли Татьяна Александровна. Классташ егете Володя Гусаров янгын сүндерүчеләр – техник укуханәсенә укырга киткәнен белеп, Таня да “Мин кемнән ким, мин дә булдыралам” дип янгын сүндерү бүлегенә гариза яза. Янгын сүндерү бүлеге кизү тору каравылында командир булып хезмәт куйган Александр Прокопьевич, үзенең кызын  бүлекккә кереп килгәненә шакката, чөнки ул яшь кызның шушы һөнәрне сайлавын белми, ә белеп алгач кулын гына селти – бу һөнәрнең шикәр түгел икәнен аңларсың дип уйлап куя.

       Калган диспетчерлар сыман ук Таня Сушковага да күптапкырлар шомлы хәбәр ишетергә туры килә. Бервакыт ялгыз гына яшәүче бер әби шалтыратып өенә төтен исе керүен, ә үзе чыгып кара алмавын әйтеп елап җибәрә. Кизү торган каравыл ярдәмгә ашыкканда, ул өлкән яшьтәге апаны көченнән килгәнчә юатырга тырыша. Бүгенгедәй “Әбекәй, әбекәй! Елама, хәзер ярдәм итәрләр дигәнем һаман истә” – ди ул.

      Шул очрактан соң яшь кызчык бер урында гына  утыра алмый, аның кеше белән аралашып, аларга үзе ярдәм итәсе килә башлый. Шуңа  күрә дә ул инспекторлык хезмәтенә керергә теләктәшлек белдерә. Янгын сүндерү бүлеге башлыгы табиби комиссиясен үтә алмассың дип каршы килсә дә ул бер дә артка чигенми, һәм шулай итеп янгынга каршы профилактика бүлегендә кече инспектор Сушкова барлыкка килә.

                                                        Кыскача лирика

       Беренче көнне үк яңа урнашкан инспекторга куркыныч һәм авыр саналган тармакларның берсе саналган “Актүбәнефть” нефть чыгару һәм эшкәртү идарәсенең Павлов резервуар паркында  - янгыннан саклану буенча профилактик эшләр башкарырга йөкләнә. Шук кызчык тиз арада әле һөнәрнең асылын аңлый, тик яшь чибәр, хәрби киемле кызга төбәлеп караучы егетләр, аларның матур сүзләренә генә озак ияләште. Бервакыт янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүче бер ир – атны административ җаваплылыкка тарта яшҗ кыз. Җавапка тартылган эретеп ябештерүче булып эшләгән егет янгынга каршы көрәш алып баручы инспектор бүлмәсенә костюм – чалбар киеп, галстук тагып, ә иң мөһиме чәчәк бәйләме тотып килеп керә. Бер күрүдә кызга гашыйк булган егет кызны  очрашуга чакыра. “Телдән генә кисәтүләр ясасам да, очрашуга бармадым чөнки йөрәгемне яулаучы бар иде инде” – ди яшь инспектор.

                                      Нефть тармакларын саклау – төп мисал

       Татьянаның әтисе бер яктан дөрес әйткән булса кирәк, чынлап та янгын сүндерүче хезмәте шикәр түгел, ә янгыннан саклау  инспекторының тагын да да эше катлаулырак, чөнки ул нефть тармакларында  янгыннан саклану чараларын үз җилкәсендә алып бара. Авария була калса, яисә янгын чыкса иң беренче булып инспектордан сорау алу башлана. Озак еллар дәвамында эшләгән дәвердә тавыш – тынсыз да була алмады, тик үзем өчен кешеләр язмышы иң мөһиме дип уйлый идем ди Татьяна. Янгын сүндерү бүлеге инспекторы  булып эшләүдә кеше белән уртак тел табу һәм аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату бик мөһим. Арада кагыйдәләргә буйсынмаучы, тискәре кешеләр белән дә көрәшергә туры килде. Туганнан килгән үз һөнәренә тугрылык андыйларга да сер бирмичә үз сүзен өскә чыгара килә. Миңа да бер тармакта  берничә ел Таня апа белән бергә эшләргә туры килде, күп кенә янгыннан саклану кагйдәләрен бозучылар белән сүзгә килгәнен миңа да күрергә туры килде. Ышанычлы, батыр булганга күрә аңа җитәкчеләр дә, гади генә эшчеләр дә хөрмәт белән эндәшәләр. Мине һәрвакыт үз өстендә булган цехлар өчен җаваплылык, һәм аларны һәрвакыт тәртиптә тотуы таң калдыра иде. Аның кайгыртучанлыгының очы – кырые юк. Шуңа күрә дә инженер – инспекторлык хезмәте арасында,  цехларда буласы  мөһим вакыйгаларны Таня апа киңәшләренә таянып эшлиләр, чөнки аның киңәше  төгәл һәм мөһим була.

                                                               Дәү әни булган Таня

     Үзенең кеше белән аралашучанлыгы гаҗәпләндерерлек сәләтен Татьяна Александровна, күрәмсең журналист һөнәрен сайлап ярты галәмне әйләнеп кайткан кече кызына биргәндер. Хәзерге көндә Татьяна Алексанлдровна  ике оныгына дәү әни инде. Бар җылысын оныкларны биреп көн күрә. Өлкән оныгы да киләчәген дәү әнисе һәм дәү әтисе эзеннән баруын күрә, бу тик томалга түгелдер мөгаен.

 

А.Никулин, 24 янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International